Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Мактама янындагы күпбалалы гаиләләр өчен төзелүче микрорайонга исем эзлиләр

Урамнарга, предприятиеләргә, свкерларга, мәйданнарга исем һәм географик атамалар бирү буенча комиссия утырышында бүген әлеге мәсьәлә тикшерелде.

Микрорайон Түбән Мактаманың төньяк-көнчыгышында урнашкан. Комиссия әгъзалары 4 вариант тәкъдим итте: "Мактаминка", "Жемчужина", "Чулпан", "Черемушка". Микрорайонның нинди исемгә лаек булуын депутатлар хәл итәчәк - бу мәсьәлә Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәре Советының чираттагы сессиясендә күтәреләчәк.

Утырышта моңардан тыш яңа урамнарга 130 дан артык исем тәкъдим ителде. Алар арасында танылган якташларыбыз Харис Шәйхатдаров, Энҗе Мөэминова, Шамил Надыров, Галина Грицышина, Гаяз Сәрвазов, Борис Иванов һ.б. бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса