Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Мактама бистәсенең 2 нче санлы урта мәктәбе укучысы Дамир Исламов республика олимпиадасында җиңде

Бүген балалар һәм үсмерләр иҗат үзәгендә "Кулланучылар хокукларын яклау" буенча республика олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Мәгълүм булганча, 2012 елда Татарстан беренче тапкыр "Кулланучылар хокукларын яклау" буенча төбәк программасын кабул итте. Әлеге программаның бер юнәлеше буларак яшь кулланучыларның бу өлкәдә белемен камилләштерү максатында мәктәп укучылары арасында олимпиада уздырылды да. Ул 3 этапта үтте. Дистанцион рәвештә ике турны уңышлы узып, шәһәр һәм районнан 6 укучы финалга үтте. 14 ноябрьдә алар Фиат-Дукато автобусында Казанга олимпиаданың соңгы турында катнашырга юлга чыккан иделәр. Юл һәлакәтенә очрап, алар хастаханәгә эләкте. Ул вакытта әлмәтлеләр өчен комиссия махсус имтихан оештырачак дигәннәр иде. Шулай булды да. Скайп аша укучылар имтихан биреп кенә калмады, җиңүчеләр исемлегенә эләкте. Түбән Мактаманың 2 санлы урта мәктәбәенең 11 сыйныф укучысы Дамир Исламов җиңүче дип табылды. 5,7,10 санлы урта мәктәпләртән тагын 5 укучы призерлар буларак билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса