Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Камада узган "Әй, егетләр" ярышыннан әлмәтлеләр җиңү белән кайтты

Түбән Камада мөселман җәмгыяте оештырган "Әй, егетләр" дигән спорт бәйрәме булды.

Анда егетләр ирекле көрәш, гер күтәрү, армреслинг, өстәл теннисы һәм аркан тартышу буенча көч сынаштылар. Ярышка Кама Аланы, Лениногорск, Алабуга, Әгерҗе, Әлмәт, Чирмешән һәм Сарман спортчылары килгән иде.

Алабугадан Камил Шәрәфетдинов, герне 120 тапкыр күтәреп, бу төр ярышта беренче булды. Көрәшчеләр арасында Руслан Фәррахов (Әлмәт), Алмаз Ахунов (Алабуга), Илдар Имамиев (Кама Аланы) һәм Ирек Исәнгилдин (Түбән Кама) җиңеп чыктылар. Аркан тартуда әлмәтлеләргә тиңнәр булмады. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250