Реклама
Коткаручылар 29 мартта ике баласы белән Зур Иремель тауларына сәяхәткә чыгып киткән җирдән югалган Казан хатынын кичә кичке сәгать 8 дә тапканнар.
14 яшьлек кызы исән түгел. 6 яшьлек улы белән Лилия Рамазанова үзе исән, әмма авыр хәлдә. Зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтелгән. Төн караңгылыгы һәм җирлекнең катлаулы рельефы (текәлеге һәм кар капламы калын булу) аларны эвакуацияләүне кыенлаштырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа