Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Татнефть”тән ярдәм сораучылар арасында бәйге уздырыла башлый

"Татнефть"тә хәйрия эшчәнлеге грант системасына күчерелә. Компания ярдәм алуга дәгъва итүчеләрне ачыктан-ачык һәм бәйге нигезендә сайлап алачак.

Быелдан башлап ярдәм сораучы үз проектының нәтиҗәлелеген дәлилләргә тиеш була. Наил Маганов сүзләренә караганда, мондый алым иң перспектив бизнес-планнарны сайлап алырга, шулай ук акчаларның максатчан тотылуын контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк. Моңа кадәр акчалата ярдәм отчет ясауны күз уңында тотмаган.

Иң-иңнәрне ачыклау өчен сайлап алу комиссиясе булдырылган. Анда "Татнефть" хезмәткәрләреннән тыш, республиканың мәдәният, спорт, мәгариф вәкилләре дә кертелгән.

Әлеге системаны гамәлгә керткәндә "Шәфкатьлелек", "Сәләтле балалар", "Рухият" фондлары аша компаниянең хәйрия эшчәнлеге тәҗрибәсе дә исәпкә алынган. Алар хәзер грант нигезендә эшли башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса