«Татнефть»тә яңа билгеләүләр
Казанда «Татнефть»нең департамент директоры итеп Дамир Мөхәммәтшин билгеләнгән. Моңа кадәр ул «Банк Зенит» ААҖнең «Татарстан банк үзәге«филиалы директоры иде.
Моннан тыш, Наил Маганов «Татбурнефть» УК ҖЧҖ директоры Ринат Шәфигуллинны «Татнефть» генераль директорының скважиналарны ремонтлау, бораулау һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча урынбасары итеп билгеләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа