Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Татнефть” Татарстан рәссамнары арасында конкурс игълан итә

"Татнефть" компаниясе Татарстанның профессиональ рәссамнары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган конкурс игълан итә.

Конкурска эшләр 4 номинациядә кабул ителә: живопись (Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанда нефть сәнәгате һәм "Татнефть" барлыкка килүгә багышланган сюжетлы-тематик әсәрләр, портрет), "Графика", "Декоратив-гамәли сәнгать", "Скульптура".

Конкурста катнашучыларның эшләре 2015 елның апрелендә булачак күргәзмәдә урын ала. Җиңүчеләр һәм призерлар акчалата бүләк алачак.

Конкурс шартлары белән "Татнефть" компаниясенең рәсми сайтында "Бөек Җиңү" бүлегендә танышырга була: www.70letpobeda.tatneft.ru. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (8553) 373-209, 373-788. Гаризалар һәм эскизларны электроник рәвештә түбәндәге адреска җибәрергә: alparova@tatneft.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250