Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татнефть» «Сколково мәгълүмат үзәгендә түгәрәк өстәл утырышында катнашты

"Татнефть" ААҖ вәкилләре «Сколково" мәгълүмат үзәгенең энергоэффектив технологияләр кластерында нефть чыгару технологияләренә багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты.

"Сколково" фонды оештырган түгәрәк өстәлнең максаты нефть-газ тармагында яңа технологияләр кертү өлкәсендә зур нефть чыгару, нефтесервис компанияләре белән кече инновацион предприятиеләр арасында хезмәттәшлек булдыру өчен туры диалогны җайга салу иде.

Түгәрәк өстәл эшендә "Татнефть"нең фәнни-техник үзәге директоры Ирина Бобб катнашты. "Татнефть"нең тикшеренү бүлекчәсе башлыгы үз докладында Россиядәге һәм чит илләрдәге фәнни партнерлар катнашында уртак тикшеренү проектлары тәҗрибәсе турында сөйләде, НИОКР өлкәсендә Россия нефть компанияләренең партнерлыгын киңәйтүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса