“Татнефть” шиннарына Астанада да сорау зур
Астана шәһәрендә "Кама- Казахстан" Сәүдә йорты" Татнефть"нең Түбән Камадагы шин комплексында чыгарылучы шиннарны сату һәм хезмәт күрсәтү буенча автоматлаштырылган шин-логистик комплексы ачты.
Комплекс мәйданчыкларында күргәзмә залы да ясалган, биредә "Татнефть" ААҖ шин комплексының барлык ассортименты урын алган. Шушында ук КАМА тоташ металл-кордон шиннарын торгызу буенча цех ачу күздә тотыла. Түбән Кама шиннары дөньяның 42 иленә җибәрелә.
Киләчәктә сату күләмен тагын да арттыру, клиентларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү планлаштырыла
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа