“Татнефть” мәгълүматларын яшерми
Россия предприятиеләренең мәгълүматны ачу буенча ай саен уздырыла торган рейтингы нәтиҗәләре буенча март аенда "Татнефть" компаниясе мәгълүматны ачу дәрәҗәсе югары булган эре нефть-газ сәнәгате предприятиеләре арасында ТОП-10да II урын яулады.
Моңа производство һәм социаль эшчәнлек турындагы мәгълүмат кына түгел, ә бәлки компаниянең Директорлар советы эшен яктырту, геологик эзләнүләр, сланец нефте буенча тәҗрибә-сәнәгать эшләре уздыру торышы һәм башкалар турындагы хәбәрләр дә ярдәм иткән. Рейтингны ачыклау өчен сораштыру уздырылган. Анда танылган 25 эксперт - икътисадчылар, политологлар, аналитиклар һәм журналистлар катнашкан. Һәр эксперт компанияләрнең мәгълүматны ничек ачуы дәрәҗәсен бәяләгән.
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа