Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татнефть» компаниясе үзгә эш режимы кертә

Илдә барган эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өчен «Татнефть»компаниясе үз оешмаларында аерым эш режимы кертә.

Чаралар илнең энергетика иминлеге өчен стратегик яктан мөһим булган нефть чыгару һәм нефть эшкәртү предприятиеләрендә инфекция таралуны кисәтүгә юнәлдерелгән.
Шулай ук төбәкне газ, җылылык, су белән тәэмин итүче социаль әһәмияткә ия инфраструктура белән тәэмин итүче предприятиеләр дә аерым эш режимына күчерелә.

Әлеге эш режимы хезмәткәрләрнең балалар сәламәтләндерү лагерьлары һәм компаниянең санаторийлары базасында изоляция режимында яшәүләрен күз уңында тота.
Эшләнгән чаралар төп һәм ярдәмче персоналга кагыла һәм тышкы элемтәләрне чикләүне, сменалар арасында аралашуны минималь дәрәҗәдә киметүне, матди-техник ресурслар, азык-төлек, медицина һәм башка чаралар белән тәэмин итүне күздә тота.

Вакытлыча урнаштыру урыннарында даими рәвештә санитар-эпидемиологик чаралар үткәреләчәк, алар хезмәткәрләрне COVID-19 вирусына тест уздыруны, биналарны зарарсызландыру, техниканы, җитештерү территорияләрен һәм персоналның яшәү урыннарын махсус эшкәртүне үз эченә ала .Изоляция режимында эшкә күчерелгән хезмәткәрләр аерым хезмәт шартлары өчен өстәмә акча алачак.

Фото:https://www.tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса