Җәмгыять
“Татнефть” компаниясе Әлмәт хатын-кызларын бәйрәм белән котлады.
Язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Татнефть" компаниясендә, хатын-кызлар өчен җәйге бакча экспозициясе әзерләп, гүзәл затларны ихлас күңелдән тәбрикләделәр.
. Чын чәчәкләр хуш исе һәм нәфис беседка табигатьнең уянуын күз алдына китерә, күңелләрне хушландыра, җанга рәхәтлек биреп тора иде. Оркестр уены чын бәйрәм атмосферасын тагын да тулыландырды.
Хатын-кызлар үзләре икърар иткәнчә, "Татнефть" җитәкчелегенең шундый игътибары яхшырак эшләргә булыша, иҗатка рухландыра.
"Татнефть" җәмгыяте барлык хатын-кызларны язның якты бәйрәме - 8 март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, сәламәтлек, иминлек, гармония һәм тынычлык теләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса