Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Татнефть” компаниясе генераль директоры Наил Маганов нефтьчеләрне кризис куркытмый дип белдерде

Агымдагы ел нефтьчеләр өчен дә җиңел булмаячак. Әмма шулай булса да, "Татнефть" планлаштырылган бурычларыннан баш тартырга уйламый. Киресенчә, социаль проектлар, күмәк килешүнең кайбер пунктларына матди ярдәм арттырылу турында кертелгән үзгәрешләр хезмәт кешесенең алгы планда калуы хакында сөйли.

"Татнефть" ААҖ хезмәт коллективының узган елгы эшкә йомгак ясау, быелгысына бурычлар билгеләүгә багышланган конференциясендә халыкка борчылырга җирлек булмавы кат-кат ассызыкланды. Генераль директорның производство буенча беренче урынбасары - баш инженер Наил Ибраһимов докладында билгеләп үтелгәнчә, компания 2014 елда нефтьне алдагы елга караганда 115 мең тоннага артыграк чыгарган. Татарстаннан читтә табылган кара алтынны да кушсаң, барлыгы 26 миллион 529 мең тонна нефть килеп чыга. Иярчен нефть газын җыюда да алга китеш күзәтелә.

Чыгышта Яшәүчедәге үтә үзле нефть ятмаларын эшкәртү буенча проектның актив тормышка ашырылуы да искәртелде. Узган ел биредә табылган нефть 237 мең тонна тәшкил итә. "ТАНЕКО" НПЗ да куәтен үстерә бара. Отчет чорында заводта 8,5 миллион тоннадан артыграк нефть эшкәртелгән. Быел исә әлеге санны 9 миллионга җиткерү күздә тотыла. Наил Ибраһимов Россия хөкүмәтенең "ТАНЕКО"ның икенче чираты төзелешенә теләктәшлек күрсәтүен дә җиткерде.

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру быел да өстенлекле юнәлеш булып калачак. Баш инженер чыгымнарны кыскартуда компаниядә әле резервлар булуын да ассызыклады.

Социаль объектлар төзелеше, ремонт, төзекләндерү диюгә күз алдына иң беренче "Татнефть" килеп баса. Киләчәктә дә бу ярдәменнән баш тартырга җыенмый нефтьчеләр. Быелдан башлап компания яшел зоналар, парк, аллеялар булдыру буенча күләмле проектын тормышка ашыруга алына.

Компаниянең профсоюз комитеты ел саен күмәк килешү төзи. Профком рәисе Гомәр Яруллин белдергәнчә, аларда билгеләнгәннәрнең һәммәсе, елның нинди килүенә карамастан, үтәлеп килә. Узган ел да матди ярдәм күләме арттырылган булган. Быелгы килешүдә дә саннар үсү ягына таба үзгәргән. Социаль ипотека буенча фатир алучылар саны шулай ук кимеми. Былтыр 1010 фатир бүленсә, агымдагы елда 1200 фатир төзү планлаштырыла.

Конференциядә Татарстан Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров та катнашты. Бәян ителгәнчә, республикадагы социаль иминлек, Татарстан икътисадының конкуренциягә каршы тора алуы "Татнефть"нең эшчәнлегенә бәйле. Татарстан узган ел Россиядә икътисади күрсәткечләр буенча бишенче урынга күтәрелде, ә Идел буе федераль округында - әйдәп баручы. "Тулаем төбәк продукты 1 трлн 660 млрд сумга җитте. 0,6 процент үсеш булды. "Татнефть" уртак копилкага 580 млрд сум кертте. 2014 ел санкция кертелү һәм икеләтә бәяләр төшү елы булды. Шулай булса да, компания инвестиция проектларын кыскартмады", - дип Ринат Сабиров нефтьчеләргә Президентның рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ул шулай ук күмәк килешүнең елдан-ел яхшыра баруын, аның компаниянең бүлендек предприятиеләрендә дә гамәлдә булуын мактау сүзләре белән билгеләп үтте.

- Үткән ел нәтиҗәле булды, без үзебезнең ныклыгыбызны көчәйттек. Агымдагы ел гадәти булмаячак. Без икътисади торышка мониторинг алып барабыз. Кризиска каршы берничә вариантта сценарийлар эшләдек. Шунысын да әйтергә кирәк, бу юлы кризис 1998, 2008 еллардан үзгәрәк. Ләкин авыр табыла торган запасларны эшкәртү буенча проектлардан баш тартырга җыенмыйбыз. Чөнки вакыт бара, бәяләр дә күтәрелер, ә безнең проектлар озак перспективага исәпләнгән. Өстенлекле бурычларны үтәргә безнең мөмкинлекләребез бар, - диде конференциягә йомгак ясап компаниянең генераль директоры Наил Маганов.

Билгеләп үтелгәнчә, төп бурыч комплекслы чаралар куллану - алдынгы технологияләр, сакчыл производство кертү, энергиядән нәтиҗәле файдалану, чыгымнарны кыскарту хисабына түбән үзкыйммәт белән нефть чыгару планын үтәүдән гыйбарәт.

"ТАНЕКО" проектының алдагы этапларын тормышка ашыру, нефтьне тирәнтен эшкәртү заводын сафка бастыру, мазут чыгаруны тулысы белән туктатып югары сыйфатлы мотор майлары һәм бензин чыгаруга күчү дә стратегик бурыч буларак аталды. Шин комплексына да базар ихтыяҗына җәһәт җавап бирү бурычы куелды.

- Катлаулы чор булса да, без быелга планлаштырылган социаль программаларны һәм күмәк килешүдә билгеләнгән барлык бурычларны үтәүдән баш тартмыйбыз. Авырлыкларны без җиңәчәкбез. Моңа нигез - безнең тәҗрибә, интеллектуаль куәтебез, иң мөһиме, безнең рух һәм бердәмлек, эшләргә теләгебез бар, - генераль директорның әлеге сүзләре әле һаман да кризистан куркып, пошаманга калуларга нокта куйды.

Конференциядә узган елгысына бераз үзгәрешләр кертелеп, 2015 елга күмәк килешү кабул ителде.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса