Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татнефть» компаниясе антисептик эремәләр җитештерә башлый

«Татнефть» компаниясе составында спирт булган антисептик эремәләр җитештерә башлый

Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге эремәләр продукциясе компания хезмәткәрләренә тәкъдим ителәчәк, шулай ук «Татнефть» компаниясе эшчәнлек җәелдергән төбәкләрнең социаль хезмәтләренә тапшыруны да күзаллый.

Алар «ТАНЕКО» комплексында җитештерелә башлый.

Антисептик эремәсе Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдименә нигезләнгән рецепт буенча җитештереләчәк. Антисептик чараның төп компоненты булып изопропил спирты торачак.

Фото: архив/ https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса