Реклама
Россиянең иң эре 200 компаниясе исемлегендә "Татнефть" 8 урынны били икән. Forbes журналы төзегән исемлек шуны раслый.
2015 елда "Татнефть"нең капиталы 691,6 млрд сум булган, узган ел белән чагыштырганда 476,4 млрд сумга табыш күбрәк кергән.
Журнал язганча, компаниядә барлыгы 76 000 кеше хезмәт куя.
Иң эре 200 компания исемлегенә шулай ук «Нижнекамскнефтехим» (43 урын), ТАИФ-НК (47 урын), «Камаз» (60 урын) и «Транстехсервис» (108 урын) кергән. Беренче өчлекне «Лукойл», «Сургутнефтегаз» һәм рейлер «Магнит» бүлешкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа