Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татнефть» Аксакаллар советын булдырды

Бу хактагы боерыкка компаниянең генераль директоры Наил Маганов кул куйды.

Совет эшчәнлеге абруйлы, могтәбәр нефтьчеләрнең тупланган тәҗрибәләре белән уртаклашуын, бүгенге буын нефть чыгаручыларга идарә итү эшендә гамәли киңәшләре белән ярдәм итүен, нефть холдингының иң яхшы традицияләрен тагын да ныгытуга һәм компаниянең стратегик максатларга ирешүенә булышлык итүен күздә тота.

 

- «Татнефть»тә буыннар дәвамчанлыгы һәрвакыт югары бәяләнде, - дип билгеләп үтте, әлеге карар уңаеннан аңлатма биреп, 1985-2004 елларда «Әлмәтнефть» идарәсе начальнигы булып эшләгән Марс Җәләтов. - Шактый зур тәҗрибәгә ия буларак, безнең һәркайсыбыз сүз белән дә, эш белән дә, киңәш белән дә ярдәм итә ала. Мин, мәсәлән, көчем җиткән кадәр үземне экологиягә багышларга һәм шәһәргә якын урнашкан скважиналарны контрольдә тотарга телим, - диде Марс Шәйхразый улы.

Аның инануынча, соңгы елларда нефтьчеләр тарафыннан экологик хәлне нормальләштерү һәм һавага углеводородлар эләгүне булдырмау өчен күп эшләнә, әмма уяулык-сизгерлекне югалтмыйча, бар да тәртиптә булуын үз күзләрең белән күреп торуың хәерлерәк.

Генераль директор һәм бизнес-юнәлешләр җитәкчеләре өчен Аксакаллар советы әгъзаларының теләк-тәкъдимнәрен белеп тору бик мөһим. Чөнки алар арасында компания үсешенә саллы өлеш керткән һәм «Татнефть» ААҖ алдындагы казанышлары өчен» мактаулы исеме белән бүләкләнгән кешеләр - «Татнефть» Төркеменең атказанган ветераннары: 1999-2013 елларда «Татнефть» компаниясе генераль директоры булган Шәфәгать Тәхаветдинов, 2004 елдан бирле җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Ренат Мөслимов, 1985 тән алып 2020 елга кадәр «Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсе начальнигы булып эшләгән Виктор Смыков, 1985-2016 елларда гомуми мәсьәләләр буенча генераль директор урынбасары булган Федор Щелков һәм башкалар бар.

- Безгә әйтүләренчә, «Татнефть» Төркемен үстерү буенча совет утырышлары өч айга бер тапкырдан да сирәк үткәрелмәячәк, - дип фикерләре белән уртаклашты 1984-2012 елларда «Баулынефть» нефть-газ чыгару идарәсе начальнигы булып эшләгән Гали Ганиев. – Белем һәм тәҗрибәбез бүгенге көнгә кадәр компания үсешенә хезмәт итә алуына без бик шат.

Аксакаллар «Татнефть» Иҗтимагый советы эшчәнлегендә дә, шулай ук ветераннар советы эшен координацияләүдә дә актив катнашачак.

 

Фото:архив/ https://www.tatar-inform.ru

«Татнефть» ААҖ матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса