“Татнефть” ААҖ кубогына ярышлар бара
Әлмәттә 18 мартта Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы иң күп кеше катнаша торган, иң популяр ярышлар - үсмерләр командалары арасында алкалы хоккей ярышларының финал этабы башланды.
Анда үз дивизионнарында җиңү яулаган 6 команда үтте: Сарманнан "Старт", Лениногорскидан "Сокол", Бөгелмәдән "Нефтяник", Түбән Камадан "Сокол", Әлмәттән "Ракета" һәм "Искра" командалары.
2013-2014 елгы сезонның җиңүчеләре, призерлары һәм иң яхшы уенчылары 21 мартта билгеле булачак. Тантаналы ябылышта тагын бер күңелле вакыйга булачак: "Татнефть" компаниясе Татарстанның 22 муниципаль районына барлыгы 15 миллион сумлык хоккей экипировкасына сертификат тапшырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа