Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә "Татнефть" ААҖ Директорлары советының чираттагы утырышында 2014 нче елның 3 аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды.


Шулай ук Директорлар советы 2013 нче елда компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләште.

Үткән елда компания 26 млн. 107 мең т нефть чыгарган, бу 2012 нче ел күрсәткеченнән 102 мең тоннага күбрәк. 266 скважина сафка бастырылган. Хисап чорында бер уңайдан алынган нефть газы 864,8 млн. куб. метр тәшкил иткән, бу үткән ел дәрәҗәсеннән 2,5 процентка күбрәк.

Предприятиенең Татарстаннан читтә, Россиядә урнашкан оешмаларының лицензияләнгән нефть чыгару урыннарында 312 мең т нефть чыгарылган, 18 скважина борауланган.

Хисап чоры дәвамында бораулауда, нефть чыгаруда һәм скважиналарны капиталь ремонтлауда яңа техника һәм технологияләр куллану өлкәсендә эшләр дәвам ителгән.

Чыганакларны сакчыл куллану буенча программаларны тормышка ашыру кысаларында 2013 нче елда 55 мең т артык энергия чыганаклары ягулыгы экономияләнгән.

2013 нче елда компаниянең чиста табышы 63,9 млрд. сум тәшкил иткән.

Директорлар советы "Татнефть" ААҖнең нефть ятмаларын тикшерү һәм эксплуатацияләү буенча яңа технологияләр куллану барышы турында сөйләште. Моннан тыш, Түбән Кама ТЭЦ-2 реконструкцияләү барышы турында мәгълүмат тыңланды. ТЭЦның киләчәге "ТАНЕКО" ААҖ эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән.

Директорлар советы акционерларның еллык гомуми җыелышы, "Татнефть" акцияләре буенча дивидендлар турында мәгълүмат тыңлады һәм компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләрен карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса