Әлмәт таңнары

«ТАТМЕДИА»ның легендар брендлары»н сайлагыз!

Иң эре төбәк медиакомпанияләренең берсе булган «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте «ТАТМЕДИА»ның легендар брендлары» бәйгесен үткәрә.

Әлеге бәйгенең асылы газеталар, журналлар, электрон басмалар һәм телерадиокомпанияләр редакцияләренең үзләре хакында сөйләгән иң мавыктыргыч тарихын ачыклаудан гыйбарәт. Эшләрне республикада яшәүче һәркем бәяли һәм аның өчен тавыш бирә ала.

Татарстанда күп кенә газета-журналлар инде 90-100 елдан артык нәшер ителә, кайберләренә революциягә кадәр үк нигез салынган. Республика мәгълүмат кырында әле күптән түгел генә барлыкка килгән басмалар да бар, алар да үзләрен ныклап танытырга өлгерде инде. Һәр редакция үз архивыннан иң кызыклы сюжетларны табарга һәм аларны бөтенхалык тавыш бирүенә тәкъдим итәргә тырышты. Заманча мультимедиа редакцияләре дә читтә калмады, бәйгене оештыручылар алар өчен аерым номинация булдырды.

Массакүләм мәгълүмат чаралары легендалары белән танышканда, укучылар һәм тамашачылар район газеталарының берсе гражданнар сугышы елларында безнең якларда хезмәт иткән күренекле язучы Ярослав Гашекны үзенең "атасы" дип санавы турында беләчәк. Телерадиокомпанияләр беренче тапкыр эфирга көнкүреш видеомагнитофоннары һәм кассеталар ярдәмендә чыгулары турында көлемсерәп искә алачак. Ә авыр Бөек Ватан сугышы елларында да чыгудан туктамаган легендар татар журналларының берсе укучыларына өемгә бәйләнгән хәлдә чын мәгънәсендә парашютларда "очып килгән" икән.

"ТАТМЕДИА" АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов болай дип билгеләп үтә: "Безнең конкурс Татарстанның бөтен территориясен - барлык шәһәрләрен һәм авыл районнарын колачлый. Район газеталары - алар җирле халык белән "бер үк һаваны сулый" һәм "бер үк җирдән атлап бара" торган, үз укучыларына якын булган, аларны яхшы аңлаучы басмалар. Менә ни өчен без проектның генераль партнерын сайлаганда аның филиаллары бөтен Татарстанны колачлаган, хезмәткәрләре шул ук җирдә һәм шул ук кешеләр өчен эшли торган компания булырга тиешлеген яхшы аңладык. "ПРОСТО МОЛОКО" компаниясенә бәйгенең партнеры булырга тәкъдим иттек һәм предприятие җитәкчелегенә идеябезне хуплаганы, хезмәттәшлек итәргә әзер торганы өчен бик тә рәхмәтлебез".

Реклама

"ТАТМЕДИА" АҖ бөтен Татарстан халкын массакүләм мәгълүмат чаралары сөйләгән мавыктыргыч тарихлар белән танышып, үткәннәребезне искә төшерергә һәм алар турында күп кенә яңалык белергә чакыра. Нәкъ менә газета-журнал битләрендә, телерадиокомпанияләр сюжетларында илебез узган чорлар, халыкларның гореф-гадәтләре һәм якыннарыбызның язмышлары чагылыш тапкан. Журналистлар һәрвакыт вакыйгалар эчендә кайный, шушы минутта кайда ниләр барганлыгын үз сәхифәләрендә һәм сюжетларында чагылдыра. tatmedia.ru сайтына кереп, бәйгегә килгән эшләрне укыгыз һәм бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирегез. Легендаларны белегез! Брендлар сайлагыз!

Реклама, 16+

Акцияне оештыручы - «ТАТМЕДИА» АҖ.

Үткәрү сроклары - 2015 елның 12 маеннан 15 сентябренә кадәр.

Тулырак www.tatmedia.ru сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: