Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"ТАТМЕДИА" газета укучыны зурлады!

Көтмәгәндә, уйламаганда ясалган бүләк кәефне күтәрә. Хәтта башка кеше аша тапшырылганы да. Ә бу очракта, арадашчы буларак, мине дә сөендерде ул. Эш буенча Казанга барган җирдән якташыбызга күчтәнәч алып кайтырга язды миңа.

"ТАТМЕДИА" җәмгыятендә бик күңелле һәм җаваплы эш йөкләделәр: бар халык ябырылып Интернетта утырган заманда компаниянең матбугат чараларына күпләп язылган әлмәтлене зурларга! Ул исә үз чиратында "Бүләккә iPad" бәйгесендә катнашкан булган. Күрәсез, бүләкнең эчтәлеге гади түгел. Газета-журналлардан аерылмаучы, рухи азыкка сусап яшәүчеләр алтынга тиң хәзер. Әлмәтне баш әйләндерерлек дәрәҗәдә укый торган шәһәр дип атамас идем, мәнфәгатьләр, кызыксыну бездә үзгәрәк. Бәлки шуңадыр "сезнең газета укучыгызга бүләк бар" дигән сүзне ишетү мине гаҗәпләнү катыш шатландырды. Күчтәнәчне бит бер генә газета өчен түгел, ә берничә басмага язылган өчен тапшыралар!

Озакка сузмыйча, матбугат дөньясы белән кайнап яшәүче Алсу Мифтахованы редакциябезгә дәшеп тә алдык. Яшьләр газета-журнал укымый диючеләргә Алсу менә дигән үрнәк! 29 яшьлек ханым, 3 бала анасы, тавык чүпләсә дә эше бетмәс авыл җирендә үз йортлары белән яшәүче хуҗабикә дүрт басма яздыртып ала. Балаларының да укымышлы булуын һәм кечкенәдән вакытлы матбугатка ияләнеп үсүләрен теләп, нәниләр өчен "Салават күпере", "Сабантуй" алдыра.

- Укырга бик яратабыз, газета-журналлардан тыш, китапларны да су урынына эчәм. Кеше мәгълүматлы булырга һәм күп белергә тиеш дип саныйм. Балаларны да шул рухта тәрбияләргә тырышам. "Гаилә һәм мәктәп" журналы миңа зур ярдәмче бу юнәлештә. Балаларым да миңа охшаган, басмаларның һәр санын зарыгып көтеп ала, - диде Алсу мин яудырган сорауларга җавапны түгәрәкләп. Ә мин һаман төпченәм:

- Интернетка мөнәсәбәтегез ничек?

- Без, гомумән, аңа тоташтырылмаган. Басмаларны күпкә өстенрәк күрәм.

- Бу кадәр газета-журналга бүләк өчен генә язылмагансыз, димәк?..

- Юк, әлбәттә. Бәйгедә катнашып, үземне сынап кына карыйсы иткән идем. "ТАТМЕДИА"ның көтмәгәндә бүләк ясавы шатландырды, билгеле.

Сезнең өчен без дә шат, Алсу! Аеруча безнең газета турында әйткән сүзләрегез күңелләрне күтәрде.

- Бик эчтәлекле, файдалы мәгълүматка бай газета, - дип бәяләде "Әлмәт таңнары"н бүләк иясе. - Аны безнең мәктәптә дә алдыралар, укыйлар. (Алсу Мифтахова Камы-Исмәгыйль мәктәбендә техник хезмәткәр булып эшли икән. Г.Г.) Бөтен район, шәһәр хәбәрләрен вакытында, үзгә итеп җиткереп торасыз.

Сезнең кебек укучылар булганда, без җиң сызганып эшләргә һәрвакыт әзер. Ә безнең компания киләчәктә дә бәйгеләр уздыруын дәвам итәчәк. Кем белә, бәлки iPad иясе дә булып куярсыз әле! Әйткәндәй, башкаларның да мондый мөмкинлекләре бар. Ятып калганчы, атып калыгыз - киләсе яртыеллыкка газета-журналларга язылу башланды!

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Филүзә Хәмидуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса