Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан халкы «Татмедиа» басмаларын 451 сәүдә ноктасында сатып ала ала

Газета-журналлар автоматларда, Казан метросы станцияләрендә, почта бүлекчәләрендә, шулай ук автолавкаларда булачак.

Татарстан халкына 451 сәүдә ноктасында «Татмедиа» АҖ бренды астында нәшер ителгән газета һәм журналлар сатып алу өчен мөмкинлек тудырылды. Сатып алучыларга уңайлы булсын өчен басма газеталар автоматларда Казан метросының алты станциясендә, 130 почта бүлекчәсендә, шулай ук кибетләрдә, хастаханәләрдә, шифаханәләрдә һәм күчмә автолавкаларда тәкъдим ителә.

"Төп социаль бурыч - безнең газета-журналларны республика халкы өчен мөмкин кадәр уңайлы итү. Без һәр кешенең үзен кызыксындырган басма продукция сатып алуын телибез. Совет чорында Казанда газет киосклары күп булган, әмма аларның саны вакытлар узу белән кимегән. Безнең басмаларга махсус урын табарга дигән карар кабул ителде. Мондый урнаштыру Татарстан халкына безнең басмаларны махсус билгеләнгән мәйданнчыкларда тиз табарга мөмкинлек бирә", - дип сөйләде "Татмедиа" АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Бүген «Татмедиа» АҖнең медиаресурсына 98 район, шәһәр һәм республика газетасы, 14 журнал, 17 телеканал, 10 радиоканал, Интернет челтәрендә 80 сайт, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы керә. Газеталар татар, рус, чуаш һәм удмурт телләрендә басыла. 2020 елның икенче яртыеллыгына газеталарның җыелма тиражы 225 мең данәгә тиң.

«Татмедиа» АҖ басмаларын кайда сатып алырга мөмкин булуы турында Sntat сайтында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса