Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда цифрлы дәүләт хезмәте күрсәтү 70 процент булыр дип фаразлана

Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтләренең 70 проценты цифрлы форматта булуына 2022 елга ирешергә планлаштыралар

Хәзер бу сан 42,5 процент тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

Министр республикада «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде.

Республикада «Цифрлы икътисад» илкүләм программасының биш проекты гамәлгә ашырылып килә.

«Цифрлы дәүләт идарәсе» федераль проектының төп бурычы - 2024 елга иң кирәкле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр 100 процент дәрәҗәдә кешенең шәхси катнашыннан башка күрсәтелерлек шартлар тудыру, гражданнар, бизнесның дәүләт белән элемтәсе 70 процент дәрәҗәдә цифрлы рәвештә булуы.

Шулай да Республикада кайбер күрсәткечләргә билгеләнгән вакыттан иртәрәк ирешелергә мөмкин. Алда әйтеп үтелгәнчә, 2022 ел дип фаразлана. Айрат Хәйруллин моның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган бурыч булуын искәртте.

«Цифрлы икътисад» проектының мөһим юнәлешләренең берсе — цифрлы дәүләт идарәсен үстерү. Ул  республикада дәүләт, муниципаль хезмәтләр өчен бердәм платформа булдыруны, дәүләт идарәсе системасының нәтиҗәлелеген арттыруны күздә тота.

Фото:Михаил Захаров

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса