Татарстанның яшел символы өчен тавыш бирү дәвам итә
Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенә караганда, «Россия аллеясы» Бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында Татарстанның яшел симолын сайлауда 25 меңнән артык кеше катнашкан.
Тавыш бирүдә юкә һәм имән лидерлык итә. Татарстанлылар республиканың яшел символы итеп нәкъ менә шушы агачларны күрергә телиләр икән. Баштарак нарат лидерлык иткән булган. Акция 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Тавыш бирү «Россия аллеясы» акциясенең рәсми сайтында бара. Катнашыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа