Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанның ял итәргә яратучыларын яңа авыру белән куркыталар

Санитар табиблар туристлык агентлыкларына үз клиентларын Африка илләрендә үлемгә китерә торган авыру таралуы турында кисәтүне үтенеп хатлар юллады.

Эбола бизгәге белән 1093 кеше авырып, шуларның 660ы үлгән. Вирус һава-тамчы юлы белән тарала. Авыруны йоктыручыларның туксан проценты үлә икән. Авыруга каршы чара уйлап тапмаганнар әле. Шуңа күрә Африка илләренә барырга җыенучыларга бу турыда белеп тору зарур.

Татарстан белгечләре яңа уку елы башлануны борчылып көтә. Чөнки чит илдән булган студентлар Казанга киләчәк. Алар барлык уку йортларында да бар. Аэропортта санитар-карантин контролен үткәндә авыру йоктырган булу ачыкланмаска да мөмкин. Чөнки инкубация чоры 21 көнгә кадәр икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса