Татарстанның күп халкы республикада президентлыкны саклап калырга тели – Фәрит Мөхәммәтшин
Татарстан Республикасы башлыгы атамасын үзгәртү мәсьәләсе турында тагын бер кат федераль үзәк белән сөйләшергә кирәк.
Мондый фикерне матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. Исегезгә төшерик: бүген Казанда IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының йомгаклау сессиясе уза.
"Без бу закон Дәүләт Думасы тарафыннан үз вәкаләтләрен арттырып кабул ителгән дип саныйбыз, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. - Сүз, Россия Конституциясенең хакимият структурасын һәм парламент атамасын, субъект башлыкларын, башкарма хакимият җитәкчеләрен субъектлар үзләре билгели, дип язылган маддәсе турында бара". ТР Дәүләт Советы Рәисе шулай ук искәрткәнчә, Татарстан - федераль үзәк белән килешүгә ия бердәнбер субъект.
"Без карарбыз, әлегә әйтүе кыен. Бу мәсьәлә федераль үзәк белән тагын бер кат сөйләшүләр темасы булырга тиеш дип уйлыйм", - диде ул.
"Халыктан президентлыкны саклау турында мөрәҗәгатьләр күп килә, шул исәптән республикадан читтә яшәүче татарлардан коллектив мөрәҗәгатьләр килә", - дип белдерде ТР ДС Рәисе Ф. Мөхәммәтшин.
http://almetyevsk.tatar.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа