Әлмәт таңнары

Татарстанның хокук сагында торучылар «кайнар линия» ачты

Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында әти-әниләрдән өстәмә рәвештә акча җыю темасы буенча «кайнар линия» эшли башлады.

Казанда 9 ыннан 19 сентябрьгә кадәр эшләүче «кайнар линия»гә Татарстанда яшәүчеләр шалтыратып, мәктәпләрдә яки балалар бакчаларында өстәмә рәвештә акча җыюлары хакында хәбәр итә алачаклар. Хәбәрләрне Казанның хокук саклау үзәге белгечләре кабул итә.

Хокук сагында торучылар ата-аналарның дәреслекләрне үз хисапларына сатып алырга, ремонтлау, саклау, җыештыру эшләре өчен акча җыярга тиеш түгеллекләрен искәртәләр. Шикаятьләр алга таба тикшерү өчен республика прокуратурасына җибәреләчәк. Әлеге акция Татарстан Президенты Аппаратының коррупциягә каршы сәясәт буенча идарәсе инициативасы буенча үткәрелә.

Реклама

«Кайнар линия» телефоны: (843) 277-03-86.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: