Әлмәт таңнары

Татарстанның Дәүләт Советы прокурор вазыйфасына Илдус Нәфыйков кандидатурасын раслады

Бүген Татарстанның Дәүләт Советы республиканың прокуроры вазыйфасына Илдус Нәфыйков кандидатурасын раслады.

Парламент утырышында катнашкан барлык депутатлар аны яклап тавыш бирде.

Илдус Нәфыйков 1960нчы елда Спасс районының Кузнечиха авылында туган. 1983нче елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. 2007нче елдан бирле Казан шәһәре прокуроры вазыйфасын башкарган. Өйләнгән, бер улы, бер кызы бар. Татарстанның Атказанган юристы исеменә ия, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан".

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: