Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында (ТИПКАда) гаилә фермалары вәкилләре белем ала

10 февральдән өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә (Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында) "Хуҗалык итүнең икътисадый механизмын камилләштерү" программасы буенча гаилә фермалары вәкилләре укый башлады.

Белем алучылар белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, ТИПКА ректоры Николай Якушкин, «Россельхозцентр» ФДУның Татарстан Республикасыфилиалы җитәкчесе Таһир Һадиев, Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, институт профессорлары һәм мөгаллимнәре очрашачак.

Уку барышында җир законнары нигезендә КФХга җирләр бирү, кече рәвешле милек хуҗалыкларында хәвеф-хәтәр ихтималын иминләштерү, КФХда бухгалтерлык исәбен оештыру, игенчелектә сакчыл җтештерү принципларында ресурсларны сак тоту технологияләре мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак.

http://agro.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса