Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанның сайлау участокларында күреләчәк иминлек чаралары күреләчәк?

Татарстан буенча Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр иткәнчә, Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көнендә сайлау участокларына килүчегә шәхси саклану чаралары тапшырылачак.

1 июль көнне сайлау участокларына баручыларга битлекләр, перчатка һәм дезинфекцияләү чаралары таратылачак.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе хәбәр иткәнчә аларны сайлау участогына керә торган урында да, чыга торган җирдә дә алып булачак.

 «Һәр участокта термометрия узу мөмкинлеге, перчатка, битлек һәм авторучка алып булачак. Без тавыш бирүдә катнашучылар белән контактка кермәячәкбез. Тавыш бирергә килгән кеше сайлау комиссиясе әгъзасына билгеле бер арадан паспортын ачып күрсәтәчәк, без аны журналда теркәячәкбез, сайлаучы өстәлдә яткан бюллетеньне алачак. Шуннан соң ул тавыш бирү кабинасына керәчәк, анда да берникадәр үзгәреш бар. Роспотребнадзор таләбе белән, кабинада алгы стена булмаячак. Бу юнәлештә эш алып барыла инде», - дип искәртте ТР үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Ул сайлау участокларында кешеләр агымының икегә бүленәчәк. Участокка килүчеләр бер ишектән кереп, икенчесеннән чыгып китәчәк.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса