Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Татарстан Республикасының 100 бренды” өчен тавыш бирергә өлгерегез

Оештыручылар халык тавыш бирүенең 31 мартта төгәлләнүен искә төшерә

Бәйге ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтү кысаларында уздырыла. Республика халкының ихтыяҗы Татарстанның 100 иң легендар брендын билгеләргә ярдәм итәчәк.
Әлеге берничә көн эчендә сез нәтиҗәләрне үзгәртә аласыз. Тавыш бирү http://100brand.ru/ сайтында башкарыла.

“Тавыш бирүнең беренче этабында катнашучыларның һәм яңа гына кушылучыларның иң легендар брендларның соңгы исемлеген билгеләү мөмкинлеге бар”, - ди проектның оештыру комитеты.

Икенче этапта тавыш бирү юлы белән һәр районнан берәр бренд сайлап алыначак. Әлеге исемлектә Әлмәт районын тәкъдим итүчеләр арасында 1990 елдан бирле чыгып килүче “Әлмәт таңнары” газетасы да бар. 

Биредә үзегезнең район исемлеге өчен генә түгел, республиканың башка районнарын билгеләүчеләр өчен дә тавыш бирергә мөмкин.

 

Җиңүчеләрнең исемлеген апрель башында игълан итәргә уйлыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса