Әлмәт таңнары

Татарстанлыларның “Халык контроле” сервисында актив катнашу нәтиҗәсендә республикада юл хезмәтләре эффективлыгы арта

2014 елның апрелендә "Халык контроле" системасында "Юл хәрәкәтен оештыру" категориясе "Территорияне төзекләндерү" категориясеннән соң икенче урында тора.

1-30 апрель көннәрендә 1,2 мең мөрәҗәгать бастырылган, шуларның 270 хәл ителгән, 109ына "мотивлашкан кире кагу" статусы бирелгән, калганнары буенча эшләр алып барыла.

"Юл хәрәкәтен оештыру" категориясе модераторы булып ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тора. Әлеге категориядә юлларда, йорт территорияләрендә юл җәю белән канәгатсезлек, юл знаклары, юллардагы разметка, светофорлар урыны турында мөрәҗәгатьләр кабул ителә.

Реклама

Узган елның апрелендә әлеге категориягә 651 мөрәҗәгать, шуларның 113 уңай хәл ителгән, мотивлаштырылган кире кагу 100 мөрәҗәгатькә бирелгән.


ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: