Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанлы тимер кабул итү пунктында бер кызны көчләгән

25 яшьлек Яшел Үзәндә яшәүче кыз әти-әниләре белән ачуланышканнан соң, тимер кабул итү пунктында эшләүче танышы Д. янына килә.

Исерткеч эчемлек кулланган ир-ат кунагына бәйләнә башлый. Кыз аңардан качып котылырга омтылып карый, әмма Д. көч кулланып аны кире бинага алып керә. Чарасы калмаган кыз пычак белән куркытырга, шул рәвешле тизрәк биредән китү ягын карый. Аның бу омтылышы да барып чыкмый, ир-ат пычакны тартып алып, кызның башына суга. Аңын югалткан кунагын чишендереп, Д. аны көчли, шул ук вакытта аны бик каты кыйный, үтерү белән яный. Җинаять кылучы үз гаебен танырга теләми, аның эше хәзерге көндә судка җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса