Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанлы үги кызына карата көч куллануда гаепләнелә

Кыз, үги атасыннан куркып, булган хәлләр турында беркемгә дә сөйләмәгән.

Татарстанда үги кызын көчләүдә гаепләнгән 29 яшьлек А.га карата җинаять эше судка җибәрелгән, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Тикшерү фаразынча, ТР Әтнә районының Түбән Көек авылында А. 2012 елның маеннан алып, 2013 елның мартына кадәр 1999 елгы үги кызын даими рәвештә көчләгән. Кыз, үги атасыннан куркып, булган хәлләр турында беркемгә дә сөйләмәгән. Ләкин 2013 елның мартында җирле фельдшер баланың үз-үзен тотышында сәер күренешләр сизгән, һәм әңгәмә вакытында кыз аңа барын да сөйләгән. Җинаять эшен тикшерү барышында А.ның 49 көч куллану эпизодында катнашы ачыкланган.

Ир гаебен танымаган. Тикшерү шикаяте буенча, суд тарафыннан аңа карата сак астына алу чарасы күрелгән, дип хәбәр итә Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса