Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда законнарны бозып рәсмиләштерелгән җир кишәрлекләрен муниципаль милеккә кайтару эше дәвам итә

Татарстанда законнарны бозып рәсмиләштерелгән җир кишәрлекләрен муниципаль милеккә кайтару эше турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык мунициципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Бүген республикада 16 муниципаль берәмлектә 312 җир кишәрлеген муниципаль милеккә кайтару эше алып барыла. Бу җәһәттән барлык муниципалитетларда да уңай динамика күзәтелә.

Азат Хамаев шулай ук хәбәр иткәнчә, беренче чиратта үзбашлап басып алу куркынычы булган җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү алып барыла (барлыгы 122 җир кишәрлеге, шул исәптән Казанда, Зеленодольскида, Югары Осланда, Биектауда, Питрәчтә һәм башка районнарда).

Бу күңелсез эш, әмма киләчәктә шундый хәлләр булмасын өчен үз хаталарыңны төзәтергә кирәк, диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

http://prav.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса