Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда ЮХИДИ алдан язылу буенча гына хезмәт күрсәтә

Коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау өчен Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе хезмәтләрне язылу буенча гына күрсәтә. Бу хакта Республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

 Хезмәткәрләрне һәм гражданнарны инфекция таралудан саклау өчен  транспорт чарасын теркәү, имтихан уздыру яки машина йөртү таныклыкларын бирү (алмаштыру) буенча хезмәтләр бары тик дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша алдан язылу буенча гына күрсәтеләчәк.

Транспорт чарасының аның конструкциясенә кертелгән үзгәрешләрнең куркынычсызлык таләпләренә туры килүе турында таныклыклар, шулай ук  йөк ташуга транспорт чараларын кертү буенча таныклыклар бирү Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында күрсәтелгән бүлекләрнең телефоннарына алдан язылу буенча башкарылачак.

Административ хокук бозулалар һәм юл һәлакәтләре турындагы эшләр административ хокук бозулар турындагы эшләрне карау дәүләт автоинспекциясенең территориаль бүлекләре билгеләнгән көн һәм вакытта узачак.

Моннан тыш,  ЮХИДИ  юл һәлакәте катнашучылары “европротокол” буенча  мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерә ала.

Гадиләштерелгән рәсмиләштерүдән ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә килеп чыккан, машина йөртүчеләрнең, шулай ук җәяүлеләрнең һәм пассажирларның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян килмәгән очракта файдаланырга мөмкин.

Шулай ук ике автомобиль дә мәҗбүри рәвештә ОСАГО буенча иминиятләштерелергә тиеш.

ЮХИДИ хезмәткәрләре казанда һәм Чаллыда юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү үзәкләре гадәти режимда эшләячәк, дип билгеләп үтте.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса