Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда югалган кешеләрне эзләү бара

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрләренә караганда, Лаеш районында 13 яшьлек мәктәп укучысын эзлиләр. Ул көндезге сәгать 12 дә Песчаные Ковали бистәсендә өйдән чыгып киткән һәм юкка чыккан.

Тукай районында 65 яшьлек хатын-кыз югалган. Ул ире белән бергә урманга гөмбәгә киткән җиреннән югалган. Ире урманнан чыгу юлын таба алган, ә хәтере югалу белән интегә торган хатын-кыз адашкан.

Түбән Кама районында Березовая грива авылы янында Камага балыкка киткән җиреннән 34 яшьлек ир югалган. Җиде кешелек компания балык тоту спорты белән мавыга торган булган. Араларыннан берсе балык тотканда суга чумган һәм кире чыкмаган.

Югалган кешеләрнең барысын да эзләү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса