Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда яшәүче баласын газаплауда гаепле дип табылган

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан тупланган дәлилләр Тәтеш районында яшәүче 42 яшьлек ир-атка карата хөкем чыгару өчен җитәрлек булган.

Ул РФ Җинаять Кодексының 127 нче маддәсенең 2 нче часте (балигъ булмаган баланы законсыз төстә ирегеннән мәхрүм итү) һәм 117 нче маддәнең 2 нче часте (балигъ булмаган баланы газаплау) буенча гаепле дип табылган.

Тикшерү һәм суд ачыклаганча, 2013 нче елның октябреннән 2014 нче елның апреленә кадәр, ир-ат даими рәвештә 2006 нчы елгы улын газаплаган. 2013 нче елның октябрендә, дәресләрен начар әзерләгән өчен, ул баласын йорт верандасында торган сандыкка бикләп куя, ә үзе берничә сәгатькә яңа хатыны янына бала тудыру йортына китә. Икенче юлы шушы ук сәбәп аркасында, ир баласының кулларын артка бәйләп куеп, аны 40 минут идәндә тезләнгән килеш басып торырга мәҗбүр итә. 2014 нче елның апрелендә ата баласын этеп җибәреп идәнгә ега һәм аны, тәлинкәдән сорамыйча шашлык кисәге алганы өчен, кыйный.

Соңрак укытучылар малайның тәнендә кыйналган эзләр күреп, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Аннан соң бала махсус учреждениегә урнаштырыла.

Җинаятькә катнашы булуын ир-ат өлешчә таныган. Тәтеш районы суды тарафыннан хөкем ителеп, тәтешле кырыс режимдагы колониягә 3,3 елга ябылган. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса