«Татарстанда ясалды» бренды булдырыла
Көнбатыш санкцияләренә җавап йөзеннән «Татарстанда ясалды» дигән бренд булдырыла.
Әлеге карар «Эшкәртү сәнәгате комплексын үстерү: җиңел һәм агач эшкәртү сәнәгате» проект мәйданчыгы утырышы кысаларында кабул ителгән. Чарада эшмәкәрләр, төбәк хакимияте, профильле иҗтимагый һәм фәнни оешмалар вәкилләре катнашкан. Бренд уртак проектларны тормышка ашыруга, үзебездә җитештерелгән продукцияне этәрүгә йөз тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа