Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә 6 июньнән, аерым карар биргәнче, республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.

Бу хакта ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эссе һава һәм янгын куркынычы 5 нче класслы булу сәбәпле, гражданнар тормышына һәм сәламәтлегенә, әйләнә-тирә мохиткә зыян, зур матди югалтулар китермәү максатыннан, режим кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты карары, беренче чиратта, ТР да гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү идарәсе органнары һәм территориаль система көчләре өчен билгеләнгән.

Искәртеп узабыз: 6 июньдә хөкүмәт киңәшмәсендә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин гадәттән тыш хәл режимы кертү тәкъдиме белән чыккан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250