Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында юл аша чыгу өчен фонарьлар тараталар

5 марттан алып 18 мартка кадәр Татарстан Республикасында тәүлекнең караңгы вакытында юл аркылы чыкканда җәяүлеләр фонарьларын куллануны популярлаштыру буенча чаралар оештырылачак.


Җәяүлеләрне бәрдерүне профилактикалауның әлеге чарасы Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын  тәэмин итү мәсьәләләре буенча утырыш кысаларында тәкъдим ителде. 

Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» идарәсе хезмәткәрләре автомобиль юллары янында урнашкан торак пунктларда яшәүчеләр арасында аңлату эшләре алып барачак. Очрашу вакытында җәяүлеләргә фонарьлар таратылачак.

Узган елда Татарстан юлларында җәяүлеләр катнашында 1427 юл  һәлакәте теркәлгән. Аларда 130 кешенең гомере өзелгән һәм 1343 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. 

Тәүлекнең караңгы вакытында  яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланмаган килеш торак пунктлардан читтә юл аркылы чыгу нәтиҗәсендә 75 очрак теркәлгән. Аларда 45 кеше һәлак булган һәм 31 кеше җәрәхәтләнгән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса