Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда яңа министрлар

ТР Дәүләт Советына депутат итеп сайлануга бәйле рәвештә, яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов министр вазифасыннан азат ителгән.

Аның урынына Владимир Леонов билгеләнгән. Владимир Леонов 1977 елның 25 августында Казанда туган. 1995 елда Казан дәүләт технология университетын, 2000 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган. 2013 елда "Казан XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада башкарма дирекциясе" автоном коммерция тибында булмаган оешма генераль директоры, "Рубин" футбол клубы генераль директоры, 2014 елның февраленнән РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов ярдәмчесе вазыйфаларын башкарган.
Чаллының элеккеге мэры Васил Шәйхразиев ТР вице-премьеры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән. Элек бу вазифаны биләгән Юрий Камалтынов ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган.

Бүген Урман хуҗалыгы министрлыгына да яңа җитәкче билгеләнгән. Хәзер министр вазыйфаларын моңа кадәр Арча районы башлыгы булган Алмас Нәзиров башкарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса