Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда уздырыла торган "Халык инвентаризациясе" акциясе кысаларында 1 меңгә якын хуҗасыз күчемсез мөлкәт барлыгы ачыкланды

Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр чикләрен билгеләү буенча алып барыла торган эш турында ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Азат Хамаев хәбәр иткәнчә, 13 муниципаль берәмлекнең чикләрен билгеләү өчен гавами тыңлаулар уздырырга кирәк булды. Бүгенгә гавами тыңлаулар 12 районда уздырылды, тагын бер муниципаль районда аларны 2014 елның 18 мартына уздыру билгеләнгән.

Моннан тыш киңәшмәдә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры республикада уздырылучы "Халык инвентаризациясе" акциясенең беренче нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Акция 2014 ел январендә башланып китте, аның максаты - кулланылмый торганхуҗасыз торакларны, шул исәптән авыл хуҗалыгы җирләрен ачыклау һәм аларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шул рәвешле салым базасын арттыру.

Бүгенгә әлеге акция кысаларында 1 мең хуҗасыз объект турында мәгълүмат билгеле булды. Республика буенча акциядә 500гә якын граждан катнашты.

Азат Хамаев уздырылучы акция турында халыкка мәгълүмат җиткерүне көчәйтергә тәкъдим итте, чөнки берничә муниципаль районда хуҗасыз объектлар һәм җир кишәрлекләре турында бер генә дә мөрәҗәгать булмаган.

http://prav.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250