Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда урып-җыю кампаниясе башланды

Татарстанда урып-җыю кампаниясе башланды.

Беренче булып кырга Азнакай районы игенчеләре чыкты. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең ТР буенча җитәкчесе Таһир Һадиев хәбәр итте.

"Волжская-100" көзге бодаен урып-җыю эше Фәнүс Кәримовның фермер хуҗалыгында башланган. Бүгенгә аграрийлар чәчүлекләрнең 40 гектарын җыеп алган.

Крестьяннарны уртача уңыш - 28 ц/га - куандырган. Ләкин, аларның фикеренчә, эш башында һәрвакыт шулай була. Ә менә урып-җыю кампаниясенең ахырына таба уңыш кими.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса