Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда «тәрәзә» мошеннигын тоткарлаганнар

Чаллыда 27 яшьлек егеткә карата җинаять эше кузгатканнар.

Тикшерү материалларына караганда, ул 66 яшьлек пенсионер ханымнан тәрәзә ясау өчен өч мең сум акча алган һәм аны үз кирәгенә тоткан. Берничә көннән тәрәзәне алып киләм дип киткән егетне көтеп ала алмагач, аның телефонына шалтыратып караганнар. Ләкин ул телефонын алмаган. Элек тә хөкем ителгәне булган егет чыннан да тәрәзә кую белән шөгыльләнүче фирмада эшләгән булган. Предприятие ябылганнан соң, ул һәркайда фирма исеменнән тәкъдимнәр элеп чыккан. Ләкин аларны үтәргә уенда да булмаган. Кырыгалдарга биш елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса