Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда тәҗрибә кырларында корылыкка чыдам культуралар чәчтеләр

Быел Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты галимнәре Тәтеш совхоз техникумы базасында тәҗрибә тәртибендә корылыкка чыдам культуралар чәчтеләр.

Аграр экспериментның максаты күпьеллык корылык шартларында республиканың азык базасын яхшыртудан гыйбарәт, дип хәбәр иттеләр институттан.

Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты галимнәре аномаль һава шартларында азык базасын яхшырту өлкәсендә тәҗрибә уздыру юнәлешенә нигез салучылар буларак чыктылар. Тәтеш районының тәҗрибә кырларында чәчелгән үсемлекләр терлекчелек тармагындагы хәлне шактый яхшыртырга, терлек санын саклап калырга ярдәм итәргә тиеш. Әгәр хәзер шундый адым ясамасак, алга таба Татарстанның азык базасы җитәрлек булмаячак. Ә бу исә савымны гына киметеп калдырмыйча, ит җитештерү күләмнәренең дә кимүенә китерәчәк.

Тәҗрибә кырларына корылыкка чыдам түбәндәге культуралар чәчелде: сорго, судан үләне, сорго-судан гибриды, бөртекле һәм азык тарысы, амарант һәм башка үсемлекләр. Әгәр тәҗрибә уңышлы чыкса, бу авыл хуҗалыгы культуралары Татарстанның бөтен территориясендә үстерүгә тәкъдим ителәчәк.

http://agro.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса