Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар этномәдәни компонентлы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең VI Бөтенроссия съезды узачак

2014 елның 10-13 августында Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар этномәдәни компонентлы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең VI Бөтенроссия съезды узачак.

Съездның пленар утырышы 11 август көнне Республика Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашында узачак. Россия Федерациясенең 34 регионыннан, шулай ук Беларусь, Литва, Казахстан, Польша республикаларыннан килгән 600дән артык катнашучы Казан һәм Саба муниципаль районы мәгариф оешмаларында булачак, татар теле һәм әдәбияты укытуда инновацион алымнар куллану мәсьәләләре буенча дискуссияле мәйданчыкларда катнашачак, шулай ук татар телендә белем бирүче мәктәпләр үсеше перспективалары һәм Россия Федерациясе субъектларында татар теленә өйрәтү хакында фикер алышачак.

http://mon.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса