Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда сугым цехлары төзелә

2014 елның 1 маеннан "Ит һәм ит продукциясе иминлеге турында" Таможня берлегенең техник регламенты гамәлгә керде. Аңа чаклы терлекләрне сую теләсә кайсы урында башкарыла иде. Калдыклар, үләт базларына китереп җиткерелмичә, шул ук терлек чалынган урыннарда кала иде. Бу исә кешеләр өчен дә, терлекләр өчен дә куркыныч авырулар таралуга китерергә мөмкин.

"Татар-информ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, техник регламент нигезендә терлекләрне сую дәүләт теркәвенә алынган җитештерү объектларында гына башкарылырга тиеш. Ветеринария тикшерүе узмаган терлекләрне суярга җибәрү рөхсәт ителми. Суйганнан соң терлек түшкәләре һәм башка продуктлар ветеринария-санитария экспертизасы узарга һәм аларга кләймә сугылырга тиеш. Аннары алар махсус савытларга салынып, эшкәртүгә җибәрелә. Мондый чара җитештерелә торган ит продукциясенең хәвефсезлеген гарантияли һәм республикадагы эпизоотик, экологик хәлне шактый яхшырта.
Бүген Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы терлекләрен сую өчен 73 предприятие бар, шулардан 55 е эшли, 18 е төзелү һәм реконструкцияләү стадиясендә.
Терлекләрне суйганда күп күләмдә биологик калдыклар барлыкка килә. Аларны юк итү өчен Алабуга муниципаль районы территориясендә завод төзелде. Ул, мөрәҗәгатьләр булган очракта, биологик калдыкларны чыгаруны һәм утильләштерүне тәэмин итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса