Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда сланецлы нефть буенча полигон барлыкка киләчәк

Бүген "Татнефть"нең директорлары советы кара алтынның әлеге төре буенча эшләрнең торышын карады. Киңәшмә Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте.

2014 ел башына "Татнефть" компанияләр төркеме чыгарган чимал 192 млн. тонна күләмендә бәяләнә, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте. Хәзерге вакытта катламнарны гидравлик рәвештә тишү (ГРП) өчен, скважиналар сайланган, геология-геофизика мәгълүматларын өйрәнү бара.

Директорлар советы 2014-2015 нче елларга сланецлы нефть буенча эшл программасын хуплады, шулай ук Татарстанда булдырыла торган доманик катламнарының сланецлы нефть полигоны структурасын раслады.

Утырышта "Татнефть" акционерларының еллык җыелышын әзерлек мәсьәләләре каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса