Татарстанда синоптиклар карлы яңгыр һәм юлларда бозлавык фаразлый
Яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 29 октябрьдә, республикада болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән күпчелек районнарда явым-төшем – кар һәм яңгыр булачак.
Татарстанның кайбер районнарда томан төшә, төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан, уртача, иртән һәм көндез көчәючән – секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һаваның минималь температурасы төнлә – -1..-6, көндез максималь һава температурасы +2..+7 градус булачак.
Казанда синоптиклар төнлә болытлы һава торышы фаразлый. Урыны белән җепшек кар, көндез яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә. Урыны белән томан, бозлавык булуы ихтимал. Төнлә һаваның минималь температурасы – -1..-3, көндез максималь температура +4..+6 градус булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа