Әлмәт таңнары

Кукмарада себер язвасы нәтиҗәсендә карантин игълан ителгән

Бу хакта ТР ның Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә сылтама белән ИТАР-ТАСС хәбәр итә.

Карантин Кукмарада игълан ителгән. Себер язвасы диагнозы 1 кешегә инде куелган. Хастаханәгә килеп эләккәнче, авыру берничә көн элек сыер түшкәсен эшкәрткән булган. Авыру белән контактка кергән кешеләргә дә карантин игълан ителгән. Республикада соңгы тапкыр әлеге куркыныч авыру 2003 елда Яшел Үзән районында табылган булган.

Себер язвасы белән авырган кешеләрнең кинәт кенә температурасы күтәрелә һәм әлеге авыру өчен характерлы яралар (язвалар) барлыкка килә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: